Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советында 2022 ел йомгаклары буенча «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсына йомгак ясалды. Грантларның гомуми суммасы 8 млн 200 мең сум тәшкил итә.
Үзәк районның ТОСлары конкурста актив катнашты һәм аларның барлык проектлары призлы урыннар алды. Беренче урынны «Радужный 60», «Центральный 7 комплекс», «Гренада 45», «Энтузиасты» һәм «Прибрежный 36» ТОСлары алды, алар 1 млн сумнан грантлар отты. Икенче урында – «45 комплекс», «56 комплекс», «59 комплекс» - 800 мең сумлык грантлар. Өченче урынны ТОС 31 комплекс алды, 600 мең сумнан грантлар отты. Шулай ук 200 мең сум күләмендә грантны «Набережная 37»ТОС отты.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 27 март 2023, 13:07