Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә республиканың Кама аръягы төбәгенең акушерлык-гинекология хезмәтенең эш утырышы узды.

Очрашуга хатын-кызлар консультацияләре мөдирләре, акушер-гинеколог табиблар һәм Чаллы һәм беркетелгән районнарның IT-белгечләре чакырылган иде. Очрашуда турыдан-туры катнаша алмаган белгечләр өчен трансляция видеоконференция режимында алып барыла.

Утырышны КДМЦ баш табибы Альберт Хәертдинов үткәрде. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге чара даими характерда булачак һәм йөклелек, бала табу һәм бала тугач хатын-кызларга медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын яхшырту максатында үткәрелә.

Очрашу кысаларында маршрутлаштыру схемасы төзелде һәм «АКиНЕО»системасында йөкле хатын-кызларның торышын ерактан контрольдә тотучы һәр район өчен кураторлар билгеләнде. Район белгечләре һәм кулланучылары өчен техник ярдәмне КДМЦның IT-белгечләре башкарачак.

Дүшәмбе, 27 март 2023, 15:03