Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Әлмәт татар дәүләт драма театрында республиканың «Тантана» премиясен тапшыру тантанасы узды. 

Анда Чаллы татар дәүләт драма театрының талантлы артисткасы Индира Маликова «Иң яхшы эпизодик роль» номинациясендә җиңде. 

Индирага әлеге зур җиңүне  «Хәл бу ки… Хәсән Туфан» (инсценировка авторы – Олег Кинҗәгулов) спектаклендәге Клавдия роле китерде. 
Лауреатны Әлмәтнең «Кванториум» технопаркы җитәкчесе Рамил Закиров игълан итте.

Тамашачыларны уйланырга мәҗбүр иткән, тетрәндергән әлеге спектакльне театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов сәхнәгә куйды. 

Сишәмбе, 28 март 2023, 15:58