Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Без» коррекция мәктәпләрен тәмамлаучыларны берләштерде. Дүртенче ай атнага ике тапкыр тәҗрибәле остаз җитәкчелегендә остаханәдә 10 бала тукыма эшенә өйрәнә. Коррекция мәктәбеннән соң балалар училищега укырга керә, ләкин алган белгечлекләре буенча эш таба алмый.

Бу һөнәрне үзләштерүдә«навигатор» партия проекты җитәкчесе, «Бердәм Россия» партиясенең Чаллы җирле бүлекчәсе Сәяси советы әгъзасы Андрей Ляпунов ярдәм итә. Ул балаларны укыту өчен генә түләми, ә киләчәктә балалар җитештергән продукциянең төп заказчысы булырга планлаштыра. «Союз-Регион» компанияләр төркеме өчен индивидуаль орнаментлы шопперларга беренче заказ кабул ителгән.


Чәршәмбе, 29 март 2023, 11:11