Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы беренче булып Татарстан Республикасында игълан ителгән санитар-экологик икеайлыкка кушылды. Исегезгә төшерәбез, ул бу шимбә, 1 апрельдә старт ала.

“Үзеңнән башла” дигән бик яхшы әйтем бар. Һәм бүген без Башкарма комитет хезмәткәрләре белән берлектә чыктык. Без шәһәрне яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Шуңа күрә, ТРда игълан ителгән икеайлык башлануын көтеп тормыйча, без инде бүген, 30 мартта иртәнге сәгать 7дә мөһим, кирәкле һәм игелекле эш башкару өчен килдек», - әйтте Наил Мәһдиев.

Иртән Башкарма комитет хезмәткәрләре һәм шәһәр Советы депутатлары Хәсән Туфан проспектына 300 миләш утырттылар. Проспектта юл япмасын яңарту гына түгел, хәзер монда яңа аллея да бар.

15 апрельдә гомумшәһәр өмәсе узачак.

Пәнҗешәмбе, 30 март 2023, 10:07