Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ел саен «Россия эше» кадрлар үзәге «Россия Федерациясендә халыкны эш белән тәэмин итү турында» гы Закон һәм язгы-җәйге чорда «Халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» дәүләт программасы кысаларында 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларны вакытлыча эшкә урнаштыруны оештыра. Мәсәлән, 2022 елда вакытлыча эшкә 2,8 меңнән артык укучы һәм студент эшкә урнаштырылган.

Балигъ булмаганнар өчен төп эш төрләре булып территорияне төзекләндерү һәм яшелләндерү; мәктәп яны участокларында авыл хуҗалыгы эшләрендә катнашу; мәктәп җиһазларын, спорт һәм балалар мәйданчыкларын ремонтлау; предприятиеләрдә ярдәмче эшләр; курьерлык эше; шәһәр чараларында, реставрациядә һәм обелискларны карауда катнашу; архив һәм ярдәмче эшләр, китапханә өлкәсенә хезмәт күрсәтү тора.

Пәнҗешәмбе, 30 март 2023, 14:20