Ел саен 95 нче «Балкыш» балалар бакчасы төбәк-ара экологик иҗат фестиваль-конкурсын оештыручы булып тора. Быел конкурс алтынчы тапкыр үткәрелә.
Балалар Идел буе халыклары телләрендә туган як табигате, экологиясе турында иҗади номерлар башкардылар. Компетентлы жюри катнашучыларны “Экоиҗат”, “Экомода” һәм “Экомозаика” номинацияләре буенча бәяләде.
Фестивальдә катнашучыларның барысы да истәлекле дипломнар, медальләр һәм “Балкыш” балалар бакчасының педагоглары, балалары һәм ата-аналары иҗат иткән экологик әкиятләр җыентыгы алды. Фестивальнең кульминациясе туган як һәм бөтен планета табигатен саклауга ярдәм итү өчен массакүләм экологик флешмоб булды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 30 март 2023, 13:40