Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев УАЗ автомобиле ачкычларын Яр Чаллы хәрбиләренә тапшырды. Хәрби хезмәткәр Сергей махсус хәрби операция зонасына барачак.

Сезгә вәгъдә иткәнчә, без гаиләләрегезгә ярдәм итәбез һәм алга табада ярдәм итәчәкбез, Чаллылылар бер-берсен ташламыйлар", – дип ассызыклады шәһәр мэры.  Шулай ук ул Сергейның якыннарына яки аның махсус хәрби операциядәге хезмәттәшләренә өстәмә ярдәм кирәкме-юкмы икәнен белеште.

Шәһәр администрациясе хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә һәрдаим ярдәм итә. Район башлыклары гаиләләр белән элемтәдә торалар. Мәсәлән, Сергейның гаиләсенә Үзәк район администрациясе җиһазлар сатып алырга ярдәм иткән. Шулай ук хәрбинең тормыш иптәше мэрга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде һәм Яңа ел һәм башка бәйрәмнәр өчен шәһәрдән барлык бүләкләр алулары турында уртаклашты.

Шимбә, 1 апрель 2023, 16:16