1 апрельдән 31 майга кадәр шәһәрдә территорияне төзекләндерү һәм чистарту буенча традицион санитар-экологик икеайлык игълан ителде.
Урыннарда эш координаторлары итеп район администрацияләре билгеләнгән. Микрорайоннарда төзекләндерү һәм санитар чистарту буенча эшләрнең төп оештыручылары ТОС рәисләре.
Икеайлык кысаларында 15 апрельдә традицион гомумшәһәр өмәсе узачак. Шимбә көнне шәһәр территорияләрен чистартуда катнашкан барлык оешмаларга һәм предприятиеләргә көнкүреш һәм үсемлек калдыкларын бушлай кабул итү тәэмин ителәчәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 3 апрель 2023, 10:33