Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Кеше хокукларын яклау бүлеге хезмәткәрләре белән хәл ителгән проблемаларның берсе. Узган ел үз сораулары белән барлыгы 65 шәһәрдәш мөрәҗәгать иткән. Ольга Силаичева әйтүенчә зарланып килүчеләрнең артуы күзәтелә. Сораулар гадәттә торак-коммуналь хуҗалыгы, хезмәт хакы, социаль яклау, медицина хезмәте күрсәтү белән бәйле. 

“Своих не бросаем” фонды волонтёрлары Виталий исемле шәһәрдәшне Яр Чаллыга кайтаруга иреште. Ул 10 ел элек Киевка киткән була. Шунда яшәгән, әмма кулында Россия паспорты булган.

"Шул сәбәпле аны эзәрлекли башлыйлар, төрмәгә утырталар. Ул Молдавиягә качу юлын таба. “Своих не бросаем” фонды аңа Чаллыга кайтырга ярдәм итә. Әнисе Любовь Александровна сөенеп туя алмый. Хәзер Виталийга медицина тикшеренүе үтү һәм эш табу мәсьәләләре хәл ителә”, - диде ТР буенча кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле җәмәгать ярдәмчесе Ольга Силаичева. 



Дүшәмбе, 3 апрель 2023, 11:45