Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыга ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков килде. Аларны шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм "КАМАЗ" заводының генераль директоры Сергей Когогин каршы алды. Шәһәрнең it-паркы бинасында алдынгы инженер мәктәпләр буенча семинар-киңәшмә узды.

Биредә бүгенге көндә инженер һөнәре әйдәп баручы булырга тиеш дигән фикер яңгырады. 

"КАМАЗ" заводын да, йөк машиналарын да ясауда алдынгы инженерлар катнашкан. Хәзер дә ил акыллы белгечләргә кытлык сизә. Хәлне тулысынча үзгәртү бурычы куела. Аеруча бүген, чит илләр санкцияләр керткән вакытта", - диде "КАМАЗ" ААҖ генераль директоры Сергей Когогин.

Бүгенге көндә завод Кытай һәм Индия белән хезмәттәшлек итә. Югары технологияле җиһазлар шуннан кайта. Әмма технологик яктан бәйсезлек булырга тиеш дип саный Сергей Когогин. Шуңа күрә дә үзебездә алдынгы инженерлар, уйлап табучылар (изобретательләр), галимнәр кирәк. 

Исегезгә төшерәбез, узган ел КФУның Яр Чаллы институты базасында яшьләрне инженерлык юнәлешендә укыта башладылар. 

"5 ел элек 15% укучы инженер белгечлеген сайлый иде, хәзер 23%-ы", - дип сөйләде Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев.

"Алдынгы инженер белгечләрен үстерү өчен "КАМАЗ" заводы 600 млн. сумнан артык акча бүлеп бирәчәк. "Күбрәк тә бирә алабыз. Иң мөһиме нәтиҗәле булсын", - ди Сергей Когогин. Алдынгы инженер мәктәпләренә алар зур өметләр баглый.


Пәнҗешәмбе, 6 апрель 2023, 10:39