Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

122 нче «АБВГДейка» балалар бакчасы базасында «ГТО каршына» күңелле стартлар узды.

Балалар бакчасы җитәкчесе Ландыш Минһаҗева һәм физик культура тәрбиячесе Зәйнәп Латыйпова балаларга сәламәт яшәү рәвеше алып баруның мөһимлеге турында сөйләде.

Ярышларда ГТО комплексының беренче баскычы нормативларын үтәгән 30 тәрбияләнүче катнашты. Балалар йөгерүдә, сикерүдә, авышлыкта һәм башка төр ярышларда югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. Чарада катнашучылар ГТО нормаларын үтәп кенә калмадылар, зур күтәренкелек, энергия, уңай эмоцияләр дә алдылар.

Пәнҗешәмбе, 6 апрель 2023, 12:35