Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина һәм «Бердәм Россия» партиясенең Яр Чаллы җирле бүлекчәсе сәяси советы әгъзасы, «Просто Спорт» тегү компаниясе директоры Евгений Ивлев «Яр Чаллы» коляскалы баскетбол командасына спорт киемнәре тапшырдылар. Очрашу «Яр Чаллы” спорт мәктәбендә узды.

Бу спорт командасы шәһәр һәм республиканың спорт тарихында уникаль булып тора. Ул 2013 елда оешкан, команда составында 10 спортчы җиде ир - ат һәм өч хатын-кыз уйный. Безнең команда бөтенроссия һәм региональ ярышларда катнаша, югары нәтиҗәләргә ирешә.

Бүген спортчыларга тапшырылган спорт формалары Евгений Ивлевның шәхси акчасына тегелгән. Спортчылар шәһәр мэрына, депутатларга, эшмәкәрләргә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр.

Җомга, 7 апрель 2023, 11:32