Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы хакимиятендә Комсомол районы башлыгын сайлау буенча комиссия утырышы үтте. Әлеге вазифага 3 кеше дәгъва кылды. 2 ир-ат һәм 1 хатын кыз. Аларның исемнәре бүгенге көнгәчә сер итеп сакланды.

Район башлыгы итеп шәһәр хакимиятендә хокук идарәсен җитәкләгән Ленар Әхмәтҗанов тәкъдим ителде. Аңа 36 яшь. Баулы районының Кызыл-Яр авылында туып үскән. Казан дәүләт университетында юрист һөнәрен үзләштергән. Башкарма комитетта 2008 елдан бирле эшли. 2015 елдан хокук идарәсе башлыгы вазифасын башкарды. Өйләнгән, ике баласы бар. 


Җомга, 7 апрель 2023, 12:03