82 нче «Көнбагыш» балалар бакчасы базасында, педагог һәм остаз елына багышланган стажировка мәйданчыгы кысаларында, тәрбияче һөнәренең абруен күтәрү максатыннан, «Яр Чаллы педагогика көллияте»нең II курс студентлары өчен практик укыту үткәрелде.
Физик культура буенча инструктор Елена Квитковская өч яшь төркемендә уен формасында ачык дәресләр күрсәтте: икенче кече төркемдә “Урман маҗаралары”, өлкән төркемдә волонтерлар ролендә зоопарк директорына качкан хайваннарны тотарга ярдәм итү, мәктәпкә әзерлек төркемендә -күнегүләр.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 7 апрель 2023, 13:08