Якшәмбе, 30 июнь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

№48 нче санлы “Винни-Пух” балалар бакчасында махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашу узды.  Хәрби хезмәткәр балалар бакчасында тәрбияләнүче нәнинең әтисе. Бүгенге көндә ул ялда.

Балалар хәрби белән бик озак аралаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.  Шулай ук алар беренче ярдәм күрсәтергә һәм яраланган хәрбинең сугыш кырыннан алып чыгарга өйрәнделәр.

Хәрби балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм ата-аналары тарафыннан җыелган гуманитар ярдәм өчен рәхмәт белдерде һәм якын арада ул билгеләнгән урынга җибәреләчәк диде.

Җомга, 7 апрель 2023, 15:41