Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Санитар-экологик икеайлык кысаларында бүген шәһәрдә шәһәр территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча өмә узды.

Башкарма комитет һәм район администрациясе хезмәткәрләре шәһәр территориясенең 70 гектарын чистарттылар, 180 куб.м. чүп-чар алып киттеләр.

Үзәк район администрациясе хезмәткәрләре тарафыннан Чулман проспекты Раскольников урамы М.Йосыпов урамы (36 һәм 34 мкр арасында) арасындагы бушлык чистартылды.

Комсомол районы администрациясе хезмәткәрләре 17а/25 йорт буендагы Чаллы елгасының яр буе зонасы территориясен санитар чистартуда катнаштылар.

Автозавод районы администрациясе коллективы орган залыннан “Октябрьское” сәүдә үзәгенә таба территорияне тәртипкә китерде.

8 апрельдә 1025 агач һәм куакны Прибрежный паркында «Дивар» кафесы артында, 500 куакны Боровецкий бульварында утырту планлаштырыла.


Җомга, 7 апрель 2023, 18:06