2023 елда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында Яр Чаллыда 84 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк. Гомуми мәйданы 400 мең кв. м. тәшкил итә. Финанслау лимиты 1,8 млрд. сумнан артык. Юл эшләренә лимит 1,5 млрд сумнан артык каралган, тышкы яктырту челтәрендә 190 млн сумнан артык, шундый ук сумма кече архитектура формаларына салынган.
Бүгенге көндә юл эшләре 21 ишегалдында, яктырту буенча тугыз ишегалдында алып барыла.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 14 апрель 2023, 12:05