Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр  Чаллыда җәмәгать транспорты өлкәсендә үзгәрешләр башлана: автобуслар шәһәрнеке булачак. 22нче, 26нчы маршрутлар буенча пассажирларны зур сыйдырышлы "НЕФАЗ" һәм "ЛиАЗ" автобуслары йөртәчәк. Иртәгә автобуслар маршрутларга чыга. Матбугат конференциясе барышында Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов хәбәр иткәнчә, предприятиегә яңа персонал – машина йөртүчеләр, механиклар, слесарьлар тупланган. Автопарк территориясендә автобусларны автомат рәвештә юу урнаштырылган.

"Без транспорт белән тәэмин итү бурычын үз өстебезгә алабыз һәм шәһәр бюджеты акчалары ярдәмендә килеп туган зыянны хәл итәчәкбез», – дип ассызыклады Фәрид Салахов.

Быел шәһәр бюджеты хисабына 24 яңа автобус сатып алынды. Автобуслар агымдагы елның 15 июленә кадәр тапшырылырга тиеш. Федераль программа буенча 2023 елда барлыгы 50 автобус сатып алу планлаштырыла, ә тагын 50 автобус 2024 елда. Беренче чиратта сатып алынган машиналарны Мәскәү проспектының яңа участогына чыгару планлаштырыла.

Җомга, 14 апрель 2023, 14:27