Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Лисичанскига чираттагы гуманитар ярдәм партиясе китте. Гомуми авырлыгы 20 тонна тәшкил итә. Йөк Лисичанск халкын азык-төлек белән тәэмин итү эшен дәвам итү өчен билгеләнгән. Бу азык-төлек тушенка, ярма, тоз һәм башка продукцияләр. "Без монда шоферларыбызга имин юллар теләр өчен, бер зур һәм тату гаилә белән җыйган кирәк-яракларны туплап җибәрергә җыелабыз. Бу йөкне туплауда барлык шәһәрдәшләребез, җитештерү сәнәгатендә хезмәт куючылар, шулай ук эшмәкәрләр, депутатлар һәм, әлбәттә, шәһәр хакимияте хезмәткәрләре катнашалар», – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов. Йөк җыюда «Евростиль» предприятиесе җитәкчесе Илнар Гайсин зур ярдәм күрсәтә. Шәһәр Советы депутатлары Илдус Муллагалиев һәм Раил Минегалиев, шулай ук «Луч» предприятиесе дә зур өлеш кертте.

Шимбә, 15 апрель 2023, 13:14