Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Депутатлар корпусына шәһәрнең юлларын ремонтлау буенча еллык планын тәк үдим иттеләр. Бүген шәһәр Советының шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасын үстерү һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча даими комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Хәзерге вакытта Хәсән Туфан һәм Вахитов проспектларында капиталь ремонт бара. Яңа асфальт салалар, җәяүлеләр өчен юллар ясыйлар. Төзекләндерү "Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар" милли проект кысаларында уза. Бу максатка республика бюджетыннан 2,9 млрд сум акча бүлеп бирелде. Республика программасы кысаларында быел Автозавод проспектын һәм Гидростроителей урамын да ремонтлаячаклар. 

Шәһәрдә җир асты кичүләре дә үзгәреш кичерә. “Глобус” тукталышындагы җир асты юлын тулысынча төзекләндерәләр. Аннан ерак түгел “Океан” тукталышындагысын да җиңелчә ремонт көтә. Чиратта тагын 4 объект. Июнь аенда "Домостроителей", Райисполком", "Джумба" һәм "Гидростроителей" җир асты юлларын тәртипкә китерә башлаячаклар. 

Сишәмбе, 18 апрель 2023, 15:49