Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында 50 меңгә якын эшләми торган авыл халкы авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә ала. Моның өчен картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясе алучы булырга, шулай ук авыл хуҗалыгында 30 елдан да ким булмаган эш стажы булырга һәм эшләмәскә кирәк.

Картлык буенча иминият пенсиясенә "авыл " өстәмәсе 1891,83 сум тәшкил итә, ягъни быел 7567,33 сумга җиткән беркетеләгән түләүнең 25 проценты, ә III төркем инвалидлык буенча иминият пенсиясенә өстәмә 945,92 сум күләмендә билгеләнә.

Әгәр пенсионер 80 яшькә җиткән яки I төркем инвалид булса, беркетелгән түләү күләме икеләтә арта һәм 15134,66 сум тәшкил итә. Шул ук вакытта өстәмә закон белән билгеләнгән беркетелгән түләүдән исәпләнә һәм шулай ук 1891,83 сум тәшкил итә.

 Шәһәрдә хезмәт стажын эшләп тапкан, ә аннары авылга күченгән кешеләргә өстәмә түләү бирелми. Әгәр дә кеше гомер буе авыл җирлегендә хезмәт иткән, ә соңыннан гына шәһәргә күченгән булса, авыл җирлегенә кире күченгәндә аның өчен ташлама хокукы саклана.

"Өстәмә тиешле вазыйфаларда кирәкле стаж эшләгән эшләмәүче авыл пенсионерларына иминият пенсиясен билгеләгәндә үк билгеләнә, эшен дәвам итүче авыл пенсионерларының игътибарын җәлеп итәбез, эштән азат ителгәннән соң өстәмә гариза бирү тәртибендә генә билгеләнә ала", —дип аңлатты Россия социаль фондының Татарстан Республикасы буенча идарәчесе Эдуард Вафин.

"Авыл" стажына Россия территориясендәге авыл хуҗалыгы оешмаларында (1992 елның 1 гыйнварына кадәр – элеккеге СССРның союз республикалары территориясендә) РФ Хөкүмәтенең 2018 елның 29 ноябрендәге 1440 номерлы карары белән расланган исемлектә каралган һөнәрләр һәм вазифалар, үсемлекчелек, терлекчелек яки балыкчылыкта мәшгульлек шартларында эш кертелә. Бу исемлеккә 500дән артык һөнәр керә: агрономнар, механизаторлар, колхоз әгъзалары һ.б. гади хезмәткәрләрдән тыш, исемлеккә җитәкчеләр: совхоз директорлары, колхоз рәисләре, мөдирләр, мастерлар кертелгән.

Пәнҗешәмбе, 20 апрель 2023, 13:24