57 нче мәктәптә «Җиңү хатлары» акциясе старт алды. Югары сыйныф укучылары һәм "Җиңү волонтерлары" Бөек Ватан сугышы ветераннарына хатлар яздылар. Мәктәп укучылары геройларга батырлыклары өчен рәхмәт белдерделәр, Җиңү көне белән котладылар һәм үзләре турында бераз яздылар. Бәйрәмгә барлык адресатлар да үз хатларын алачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 20 апрель 2023, 14:52