Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хөрмәтле мөселманнар! 

Сезне чын күңелдән изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме белән ихлас тәбрик итәм.

Изге Ураза бәйрәме рухи чистарыну, миһербанлы булу, хәерле гамәлләр кылу кебек изге айның төп бурычларын чагылдыра.

Безнең Татарстан Республикасы уникаль милләтара татулык, төрле конфессия кешеләренең чын дуслыгы белән дан тота.

Без төрле дини традицияләрне гармонияле рәвештә берләштерәбез һәм рухи-мәдәни мирасны арттырырга омтылабыз.

Бердәмлек һәм бер-беребезгә ярдәм итә белү безгә ил, Республика һәм шәһәрне үстерү, ныгыту,  социаль-икътисади һәм мәдәни бурычларны тормышка ашырырга ярдәм итә.

Кадерле чаллылылар! Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим!

Ураза бәйрәме белән!

Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев


Җомга, 21 апрель 2023, 06:00