Җомга, 27 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Салахов «ТНВ» да «Таяну ноктасы» телепрограммасында катнашты. Программа барышында Игорь Куляжев, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең төзекләндерү мәсьәләләре буенча урынбасары Наилә Зиннәтуллина, "ТР шәһәрләрен үстерү институты" фонды директоры Арина Петрова, ТР шәһәрләрен үстерү институтының "Безнең ишегалды" программасы кураторы Артем Цокур, Бөгелмә муниципаль районының баш архитекторы Радмир Беляев - Менделеевск муниципаль районы башлыгы "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" темасына фикер алыштылар. "Яр Чаллы шәһәрне төзекләндерүгә аерым игътибар бирә: иҗтимагый киңлекләр, парклар, скверлар булдырабыз, «Безнең ишегалды» программасы буенча эш алып барыла. Без барыбыз да кешеләр өчен эшлибез. Алга таба да дәвам итәчәкбез", - диде Фәрид Салахов.

Пәнҗешәмбе, 20 апрель 2023, 22:06