14 нче балалар-яшүсмерләр үзәгендә "Имин тәгәрмәч" Бөтенроссия яшь хәрәкәт инспекторлары конкурсының шәһәр этабы узды.
Быел конкурс ЮИД хәрәкәтенең 50 еллыгына багышлана. Анда № 4, 9,19, 21, 30, 34, 38, 42, 46, 57, 61, 64, 78 мәктәпләрдән район этапларында җиңүче 15 отряд катнашты, шулай ук шәһәрнең 1 нче балалар һәм яшьләр иҗат сарае һәм 14 нче балалар-яшүсмерләр үзәге.
Нәтиҗәләр буенча иң яхшы биш команда май аенда Түбән Камада узачак "Имин тәгәрмәч -2023" конкурсының республика этабында шәһәребез исеменнән чыгыш ясаячак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 26 апрель 2023, 12:20