Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда ир-атлар командалары арасында волейбол буенча Яр Чаллы шәһәр советы Кубогына муниципальара чемпионат тәмамланды. 

Җиңүчеләрне Волейбол федерациясе рәисе һәм башкарма директоры Игорь Чернышов һәм Сергей Волобуев, Татарстан Республикасы «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе урынбасары Александр Питиримов һәм 1нче Олимпия резервы спорт мәктәбе директоры Светлана Комарова бүләкләде. 

Өченче лигада чемпионат нәтиҗәләре буенча "Батыр" (Алабуга) командасы җиңүче булды, иң яхшы уенчы - Шатлык Ходжаев, икенче уенчы Раушан Хәсәнов, "Титан-2" командасы өченче урынга лаек булды, иң яхшы уенчы - Анисим Шевченко. 

Дүртенче урынны НГПУ-2 командасы алды, иң яхшы уенчы дип Темиров Дияр танылды. Чемпионат нәтиҗәләре буенча икенче лигада «Аммоний» командасы җиңүче булды (Менделеевск, иң яхшы уенчы Сергей Гарнышев, икенче урында «Ремдизель» командасы, иң яхшы уенчы Ленар Галиев, өченче урынны «Спарта» командасы, иң яхшы уенчы Вячеслав Дученко

Дүртенче урынны «Титан» командасы, иң яхшы уенчы булып Артём Мясников алга чыкты. Беренче лигада чемпионат нәтиҗәләре буенча «КФУ НЧИ» командасы җиңүче булды, иң яхшы уенчы Ринат Салихов, икенче урында НГПУ командасы, иң яхшы уенчы Айрат Хәйруллин.

Чәршәмбе, 26 апрель 2023, 12:26