Бүген Комсомол районында район администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева,Яр Чаллы шәһәре Комсомол районы һәм Тукай районы хәрби комиссары Дамир Вәлиев, җәмәгать оешмалары вәкилләре, мәктәп укучылары катнашында чара узды.
Тантанада катнашучылар Чернобыль АЭСы авариясен бетерүдә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм Чернобыль геройларына истәлек билгесенә чәчәкләр салдылар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 26 апрель 2023, 18:36