Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

КФУның инжиниринг үзәге стадионында Яр Чаллы сәламәтлек саклау оешмаларының медицина хезмәткәрләре арасында «Сәламәтлек–2023» Спартакиадасының шәһәр этабында финал ярышлары узды. Йөзү, өстәл теннисы, шахмат, бадминтон һәм волейбол буенча иң яхшы спортчылар билгеләнде инде.Җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр. Гомумкоманда беренчелеге спортның барлык төрләре буенча очколар исәпләү таблицасы буенча билгеләнәчәк. Ярышларның шәһәр этабының Иң яхшы спортчылары 19 майда Яр Чаллыда узачак зона ярышларында катнашачак.

Пәнҗешәмбе, 27 апрель 2023, 12:28