Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хөрмәтле чаллылылар! Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм! Бу бәйрәм безнең өчен бердәмлекне һәм туганлыкны, тарих белән хәзерге заманның өзелмәс бәйләнешен символлаштыра. Ул безгә хезмәтнең әһәмиятен искә төшерә һәм җәмгыять үсеше хакына эшләүчеләрне берләштерә. Бу көнне без үз көчебез белән зур илебезне, яраткан республикабызны, автокаланы яхшырак һәм уңайлырак иткән барлык кешеләрне хөрмәтлибез. Үз куллары белән Чаллы шәһәрен, көчле Камаз заводын булдырган һәм үз үрнәкләре белән безне вөҗданыбызга хезмәт итәргә өйрәткән ветераннарга рәхмәт белдерәбез.

Шул ук вакытта, артка борылып карасак, уңай үзгәрешләр өчен күпме эшләнгәнен аңлыйбыз. Кичә ирешә алмаслык булып тоелган проектлар безнең чынбарлыкка әверелде – Чаллы шәһәрендә соңгы елларда Яңа театрлар, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, юллар төзелде, мөһим сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт объектлары капиталь ремонтлана, иҗтимагый киңлекләр үзгәртеп корыла, инженерлык, транспорт, юл һәм социаль өлкәләрдә масштаблы проектлар тормышка ашырыла. Бу объектларның һәрберсе артында битараф булмаган, инициативалы чаллылыларның хезмәте тора. Чөнки безнең шәһәрнең төп байлыгы-кешеләр: кыю, акыллы, талантлы. Гаҗәеп хезмәт сөючәнлек, патриотизм, сезнең һәрберегезнең Ватанына булган мәхәббәте, хөрмәтле чаллылылар, безнең зур илебез яхшы якка үзгәрә. Вакыт кыенлыкларына карамастан, уртак тырышлык белән без яңа биеклекләргә ирешәчәкбез дип ышанам. Барыгызга да, кадерле чаллылылар, сәламәтлек, бәхет һәм хезмәттә уңышлар телим. Һәр көн яңа мөмкинлекләр һәм казанышлар белән тулсын. Бәйрәм белән сезне! Беренче Май Белән!

Хөрмәт белән, шәһәр мэры Н.Г. Мәһдиев
Дүшәмбе, 1 май 2023, 07:00