Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Чаллының Кама балалар медицина үзәгеннән махсус хәрби операциядә катнашучы шәһәрдәшебезнең улын һәм хатынын чыгардылар. 19 апрельдә 53 см.лы 3980 граммлы малай туды. Аңа Радэль дип исем куштылар. Ул гаиләдә – өченче бала.

Радэльнең Данияр һәм Эрик исемле абыйлары бар. Әтиләре Эдуард махсус хәрби операциядән ялга кайткан. Ул улы белән хатынын бала тудыру йортыннан тантаналы төстә каршы алырга килде.

Радэль белән Ленузаны каршы алырга шулай ук Үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов, КДМЦның баш табибы Альберт Хаертдинов һәм башка җитәкчлеәр, туганнары, дуслары килгән иде.

Эдуард Фәттахов гаиләне шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлап,  акча һәм республика, шәһәр җитәкчелегеннән бүләкләр тапшырды.

«Чишмә» халыклар дуслыгы йортының «Моро» мордва халык ансамбле «Россия турында» җыр бүләк итте.

Җомга, 28 апрель 2023, 15:12