Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында шәһәр Советы депутатлары үз сайлау округлары ветераннарын актив хөрмәтлиләр.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән шәһәр Советы депутаты Владислав Гаврилов Бөек Ватан сугышында катнашучы Иван Николаевич Канидиевны котлады һәм котлау открыткалары һәм азык-төлек җыелмасы тапшырды.

Шәһәр Советы депутаты Рөстәм Гайнуллов 43, 44 һәм 45 комплексларда яшәүче тыл хезмәтчәннәре һәм ветераннарның тол хатыннары белән очрашты. 93 яшьлек Хәния Зәкировна Горбулевага бүләк тапшырды.

Хәния Закировна кунакларны елмаеп һәм шатланып каршы алды. Аннары депутат 94 яшьлек Мөфәккирә Миңнехаким кызы Гәрәева янына китте.

Депутаттан барлыгы 25 тыл хезмәтчәннәре һәм 10 округта яшәүче ветераннарның тол хатыннары бүләкләр алды . Бәйрәм алды акциясен  43 комплекс ТОСы рәисләре Надежда Иосифовна Сухарева һәм 45 комплекс ТОСы Людмила Александровна Багрецова ярдәмендә үткәрделәр.

Җомга, 28 апрель 2023, 17:08