Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Яр Чаллы шәһәрендәге территориаль бүлеге башлыгы Илгизәр Бариев язның иртә башлануы белән бәйле рәвештә талпан тешләүләр саны артуын хәбәр итте: "Бездә узган ел белән чагыштырганда талпан тешләү очраклары 5,4 тапкыр күбрәк. Узган ел 1 майга бездә 38 очрак булган, хәзер бездә 206 талпан суырту очрагы бар. Эшкәртү үткәрелгән урыннарда тешләү юк, Тукай районында (Боровецкий урманында) җитәрлек күләмдә бара, безнең күрше муниципаль берәмлекләрдә шактый күп", – дип хәбәр итте ул.

" Һәр кеше үз иминлеген, сәламәтлеген һәм тормышын саклап калу буенча күрелгән чараларны үтәргә тиеш", – дип ассызыклады шәһәр мэры Наил Мәһдиев. Әгәр бала зыян күргән икән, эш көннәрендә яшәү урыны буенча поликлиникаларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр бала ял көнендә зыян күргән икән, КБМҮнең травмпунктына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр дә олы кеше тешләнсә, аңа шулай ук эш көннәрендә яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк, әгәр ял көннәрендә икән, Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең травмпунктына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Урман массивына чыкканда репеллентлар кулланырга, талпаннар яшәгән куе куаклыкка һәм биек үләнгә кермәскә, максималь ябык кием кияргә, тикшерүләрне үз-үзеңә үткәрергә кирәк.

Шулай ук ковид белән авыручылар саны турында да әйтелгән. Чаллыда авыручылар саны хәзерге вакытта республика күрсәткеченнән 3,6% ка югарырак. Соңгы атнада авыручылар саны 45 кешегә артты.

Сишәмбе, 2 май 2023, 09:10