Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр Советы депутаты Эдуард Панфилов ветеран Мария Васильевна Грин янына килде һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән азык-төлек җыелмасы һәм котлау открыткалары тапшырды. Мария Васильевна 1944 елның 14 февралендә Рыбальск авылында туган. 1943 елның октябрендә немецлар Мария Васильевнаның әнисен Германиягә эшкә алып китәләр. Аннан Австриягә Баден шәһәренә җибәрелә, анда ул санитар биналарны һәм хәрби бүлмәләрне җыештыручы булып эшли. Аннан 1945 елда гына кайталар. 1960 елда кияүгә чыга, ире белән Архангельск өлкәсенә күченәләр. Урман хуҗалыгында коммутаторда телефончы булып эшли. Яр Чаллыга гаилә 1972 елда килә. Мария Васильевна «Камазстройтрест» ка эшкә урнаша, анда 25 ел эшли, аннан лаеклы ялга чыга. Гомуми эш стажы 41 ел.

Пәнҗешәмбе, 4 май 2023, 08:26