Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Пәнҗешәмбе, 18 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Автозавод районында Боровецкий бульварында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган «Мәңгелек хәтергә лаеклы» тантаналы чара узды. Кунаклар алдында «Каскад»хәрби-патриотик бүлекчәсе кадетлары чыгыш ясады. Бульварда «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясе узды. Георгий тасмаларын ветераннарга, шәһәр халкына һәм кунакларына тапшырдылар.

Чарада шулай ук мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар, студентлар, кадетлар һәм укучылар, Чаллы шәһәре халкы һәм кунаклары катнашты. Тантанада катнашучылар һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар, Дан һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Җомга, 5 май 2023, 18:07