Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы һәм "Без күккә карап тынып калабыз" истәлек вахтасы «Ватан-ана» мемориаль комплексы янында узды. Ветераннарга хөрмәт күрсәтергә Е. Н. Батенчук ис. Кама төзелеш көллияте укытучылары һәм студентлары, шулай ук Яр Чаллы медицина көллияте, 2,4,6,7,8,11,14,21,39,44 нче мәктәп укучылары һәм 15 нче балалар иҗаты йорты тәрбияләнүчеләре килде. Калкан полиция кадет мәктәбе кадетлары тантана дәвамында мактаулы каравылда торды.

Комсомол районы администрациясе башлыгы Ленар Әхмәтҗанов җыелучыларны Җиңү көне белән котлады: "Илнең хәрби елъязмасында якташларыбыз батырлыгының өлеше бар. 14 меңнән артык Чаллы кешесе фронтка китә, 8 500 кеше 1945 елның язында туган йортларына әйләнеп кайтмый. Ватанның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерләрен биргән кешеләргә мәңгелек хәтер һәм дан!" Чарада катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Шулай ук "Георгиев тасмасы"акциясе узды. 5 һәм 11 нче мәктәп укучылары шәһәр халкына Бөек Җиңү символикасы булган тасмалар өләштеләр. Акция кысаларында, Георгий тасмасын күкрәккә беркетеп, укучылар һәлак булганнарны искә алалар һәм Ватан өчен көрәшкән сугышчыларга үз хөрмәтләрен белдерәләр.

Җомга, 5 май 2023, 18:32