Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы «Хәтер уты» акциясенә кушылды. Ул Мәскәү шәһәренең Александровский бакчасында старт алды. Мәңгелек ут, Билгесез солдат кабере яныннан бөтен ил буйлап, шул исәптән Чаллыга, "Ватан-ана" мемориаль комплексына киткән ут кисәкчәләр кабул итәләр. "Безгә мәңгелек ут кисәкчәсе килде. 56 ел элек, 1967 елның 8 маенда, бу мәңгелек ут кабызылды. Бүген, ярты гасырдан соң, бу утның бер өлеше безнең шәһәргә килде. Ул безнең азатлык һәм бәйсезлек өчен көрәшкән, илебез намусын яклаган ата-бабаларыбыз турында мөһим истәлекне символлаштыра. Берләшкән утлар безнең бердәмлекне һәм туганлыкны гәдәләндерә", - диде Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов.

Шулай ук ул үзенең мөрәҗәгатендә "КАМАЗ" генераль директоры, Гомумроссия "Халык фронты" рәисе Сергей Когогинның "Мәңгелек ут"ны шәһәребезгә китертүгә керткән өлешен һәм ярдәмен билгеләп үтте.

әңгелек ут"ның бер өлешен пост сакчысы, Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге кадет мәктәбе укучысы Гадел Салахов кабул итте.

Җомга, 5 май 2023, 18:50