1 апрельдән 31 майга кадәр шәһәрдә территорияне төзекләндерү һәм чистарту буенча санитар-экологик икеайлык уза.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында барлыгы 13 чәршәмбе һәм 6 шимбә өмәсе үткәрелде. Санитар-экологик икеайлык кысаларында 6 майда район территориясендә шәһәр территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча өмә үткәрелде, анда 210 студент һәм урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты.
Санитар-экологик икеайлык чорында Чаллыда чүп-чардан һәм яфраклардан 4 125,35 гектар җирне арындырдылар, 5 252 данә агач һәм куак утырттылар, 2 752 куб м чүп-чар чыгардылар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 6 май 2023, 13:47