Валентин Иванович Лысаков 1927 елның 28 июлендә Красноармейскта тимер юлчылар гаиләсендә туа. 7 сыйныфны тәмамлаган. Армиягә 1943 елның маенда мәктәп эскәмиясеннән үз теләге белән китә. Молотовка диңгез очучыларының хәрби-диңгез мәктәбенә җибәрелә. Очучылар мәктәбен тәмамлагач, Валентин Иванович 2-нче очучылар мәктәбенә командировкага җибәрелә. Севастополь шәһәренең 42898 нче гамәлдәге частенда старшина дәрәҗәсендә укчы-моторист сыйфатында хезмәт итә.
Сугыш вакытында Валентин Иванович самолетларны моторист сыйфатында карап тота.Армиядән соң Петропавловскида электоромеханик булып эшли, аннары машинист ярдәмчесе булып эшли башлый. Партия чакыруы буенча 1971 елда Яр Чаллыга Камаз төзелешенә килә. 1982 елда пенсиягә чыга. Бүләкләре бар: 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен медаль; II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, юбилей медальләре.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 8 май 2023, 12:54