Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллы шәһәренең 7 нче поликлиникасы коллективы Бөек Ватан сугышы ветераннарын Җиңү көне белән котлый. Медицина хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында катнашучы Мурзин Таһир Йосыпморза улы янына килделәр. Быел фронтовикка 96 яшь тулды. Аны 6 оныгы һәм 7 оныкчыгы сөендерә. Шулай ук бәйрәмдә поликлиника хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Лидия Егоровна Красноперованы котладылар. 93 яшендә аның йөреше бик яхшы. Ул бакчачы һәм бакчаны үзе карый.

Бүген 7 нче поликлиникага 127 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм аларга тиңләштерелгән гражданнар категориясе беркетелгән. Табиблар ел әйләнәсендә аларның сәламәтлеге турында кайгырталар. Аларга медицина ярдәме беренче чиратта күрсәтелә. Участок табиблары ветераннарның туганнары белән тәүлек әйләнәсе элемтәдә торалар.
Сишәмбе, 9 май 2023, 14:55