Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
 Энтузиастлар бульварында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган «Истәлекле май» бәйрәм чарасы узды. 

Үзәк районы халкын Җиңү көне белән Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов, район администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Олег Николаев котлады. 

"Кызыл тау" мәдәни үзәгенең иҗади коллективлары әзерләгән бәйрәм программасы кысаларында сугыш турында музыкаль композицияләр һәм җырлар яңгырады. Финал җыры «Җиңү көне» булды. Халыкны «Визит» джаз оркестры шатландырды; Советлар Союзы Герое Никита Кайманов исемендәге кадет мәктәбе педагоглары һәм укучылары ачык һавада музей оештырдылар. Яр Чаллы картиналар галереясе һәм «Нур» яшьләр үзәге хезмәткәрләре халык өчен күргәзмә һәм иҗади мастер-класслар үткәрде. 

Үзәк районның ТИҮ Ассоциациясе интерактив мәйданчыклар әзерләгән иде. Бульварда хәрби-ялан кухнясы җәелдерелде. Теләге булган һәркемне традиция буенча карабодай боткасы белән сыйладылар. Башкарма комитет җитәкчесе Бөек Ватан сугышы ветераны Серафим Васильевич Агафонов белән аралашты.

Сишәмбе, 9 май 2023, 15:18