Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

21 майда Чаллы шәһәрендә җирле чуваш милли-мәдәни автономиясе һәм чуваш халык ансамбле «Чĕкеç» көче белән муниципаль мәдәният идарәсе һәм "Чишмә" Халыклар дуслыгы йорты ярдәме белән «Җиңү» шәһәр мәдәният һәм ял паркында «Уяв» (0+) чуваш милли-йола бәйрәме узачак. Чара 18:00 сәгатьтә башлана.

"УЯВ" яшьләр уеннары һәм әйлән-бәйләннең язгы-җәйге чоры, чәчү эшләре тәмамланганнан соң уза. Аның нигезендә табигать көчләренә мул уңыш, мул яңгыр сорап мөрәҗәгать итү ята. Бәйрәм билгеле бер йолалар, әйләнүләр, йөрешләр белән үрелеп барган. Хор җырларында табигатьнең тормыш бирүче көчләренә рәхмәт белдерелә. Җырлар күбрәк башкарылган һәм аларны күбрәк җырлаган саен, авыл халкына авыр вакытта җиңелрәк булачак дип саналган.

Бәйрәм чуваш халык ансамбле "Чĕкеç" һәм чуваш мәдәниятен, телен һәм традицияләрен яратучылар балалар клубы "Путене" катнашында традицион прологтан башланачак. Һәркем йола агачына тасмалар бәйләп, кадерле теләк әйтәм ала. Чарада катнашучылар тамашачылар белән берлектә зур әйлән-бәйлән башлыйлар. Бу көнне беркем дә читтә калмаячак. Хор җырлары уеннар, чуаш биюләре һәм "Чĕкеç" һәм "Путене"ансамбльләренең концерт чыгышлары белән үрелеп бара.

Чәршәмбе, 10 май 2023, 11:50