Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Рәисә Әхмәтгәрәй кызы Хәсәншина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. РФ президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән һәм шәхсән юбилярга Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева котлаулар һәм бүләкләр тапшырды.

Рәисә Әхмәтгәрәй кызы Хәсәншина ТАССРның Ворошиловск районында туган. Башлангыч мәктәпнең 4 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында кыр эшләрендә, фермада эшли. 1949 елда Бөек Ватан сугышында катнашучы Хәсәншин Максум Хөсәен улына кияүгә чыга һәм гаиләсе белән бергә Башкортстан Республикасына күченә. Лаеклы ялга чыкканчы Раиса Әхмәтгәрәевна октябрь тегү фабрикасында тегүче булып эшли. 1983 елда Яр Чаллы шәһәренә күченә.
Ире белән бергә 4 бала үстерәләр, 8 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар. Хәсәншина Рәисә Әхмәтгәрәй кызы-Бөек Ватан сугышы ветераны-тыл хезмәтчәне, «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында мактап хезмәт иткән өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Чәршәмбе, 10 май 2023, 11:51