9 Майда Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган ел саен үткәрелә торган «Хәтер» фестивале узды.
Сәхнәдә «КАМАЗ», «Ремдизель», «Кориб», "Шатлык" яшьләр үзәге предприятиеләре һәм оешмалары яшьләре башкаруында вокаль, бию, әдәби номерлар тәкъдим ителде. Ә чакырылган кунаклар - "ФЕЕРИЯ" балалар хореография коллективы.
Концерт программасы кысаларында "Хәтер" видеопроектының 34 катнашучысын бүләкләү булды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 10 май 2023, 12:52