Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Җиңү көненә багышланган тантаналы чара - юбилярлар парады узды. Хөрмәтле кунаклар булып 55 ел бергә яшәүне билгеләп үтүче Кротовы Леонид Васильевич һәм Людмила Ильинична торалар. "Алтын" юбилярлар - бергә яшәүнең 50 еллыгын билгеләп үтәләр: Закировлар Габдрахман Габдрахман улы һәм Рәмзия Барый кызы, Зайцевлар Анатолий Михайлович һәм Валентина Николаевна; Кәримовлар Радис Фарукша улы һәм Рәйсә Ильяс кызы; Красильниковлар Николай Александрович һәм Венера Николаевна; Кузнецовлар Владимир Александрович һәм Зоя Ивановна; Соколовлар Михаил Михайлович һәм Тамара Мамедовна; Швенцовлар Владислав Александрович һәм Надежда Леонидовна; Әхмәдиевлар Наил Зәкиулла улы һәм Вера Ефремовна, гаилә тормышының 40 еллыгын билгеләп үтәләр; Сафиуллиннар Илшат Таһир улы һәм Айгөл Рибель кызы, гаилә тормышының 20 еллыгын билгеләп үтәләр; Шаһиевлар Рөстәм Ринат улы һәм Эльвира Фикус кызы 15 ел гаилә тормышын билгеләп үтәләр.

1973 елның 17 мартында Яр Чаллы шәһәренең ЗАГСында 27 пар никахлаша һәм алар арасында, бер-бер артлы, Кузнецовлар һәм Соколовлар кул куялар. Һәм бүген 50 ел элек кебек үк, хәзер инде юбилярлар, Кузнецовлар һәм Соколовлар Тантаналар сарае диварларында очраштылар.

Юбилярларны бәйрәм белән Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина котлады. Бәйрәм Җиңү паркының Дан мемориалы янында чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Җомга, 12 май 2023, 09:37