Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Картиналар галереясының зур залында Виктория Егорованың «Чыганакларга кайту» дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе ачылды. Виктория Егорова 2007 елда Яр Чаллы дәүләт педагогия институтының сәнгать-график факультетын тәмамлый.Россия һәм Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы. 150дән артык шәһәр, республика, төбәк, төбәк-ара, зона, Бөтенроссия күргәзмәләрендә һәм проектларында, шулай ук халыкара күргәзмәләрдә, проектларда, симпозиумнарда һәм фестивальләрдә катнаша. 2015 елдан Виктория, ирекле рәссам булып, үзен тулысынча иҗади эзләнүләргә багышлый. Күргәзмәдә тамашачы эмоциональ һәм күңел кичерешләренә, яңа ачылышларга бай булган бу уңышлы чор эшләре белән танышачак.

Экспозициядә авторның 114 сәнгать җимеше тәкъдим ителгән. Күргәзмә 4 июньгә кадәр эшләячәк.

Җомга, 12 май 2023, 09:44