20 майда Яр Чаллының "Прибрежный" паркында "Сбердан Яшел марафон" чарасы узачак. Бу гаилә спорт фестивале, анда һәр катнашучы үзенә шөгыль табачак. Программада: 4,2 км һәм 10 км дистанцияләргә йөгерү; 420 мга махсус балалар йөгерүе каралган. Моннан тыш, иҗади коллективлар чыгышы белән концерт программасы; мастер-класслар, уеннар һәм анимация белән балалар зонасы; өлкәннәр, балалар өчен спорт зоналары һәм башка күп нәрсәләр булачак.
Спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов хәбәр иткәнчә, соңгы тапкыр Чаллыда әлеге фестиваль 2021 елда үткәрелгән, анда 1,5 меңнән артык кеше катнашкан. "Теркәлү 14 майда тәмамлана. Әгәр кеше өлгермәгән икән, "Прибрежный" паркында 20 май көнне теркәлергә мөмкин булачак. Исегезгә төшерәбез, 10 км йөгерешкә старт урынында терапевттан йөгерешкә керү рөхсәт ителүе турында белешмә күрсәтергә кирәк, калган трассаларга белешмәләр кирәкми. Парковкага керү чикләнәчәк, шуңа күрә маршрут төзегәндә моны исәпкә алырга кирәк".
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 12 май 2023, 10:31