Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда 20 майда «Ачык галерея» халыкара ачык урам графикасы фестивале узачак. Территориясе Фикрәт Табеев исемендәге яр буе булачак. Матбугат конференциясе барышында Үзәк районы администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов фестивальне яр буенда уздыру карары очраклы түгел, дип билгеләп үтте: "Бу урын популяр һәм без аны тагын да кызыклырак итәргә телибез. Фестивальнең оештыручылары-Үзәк район администрациясе, «Нур» яшьләр үзәге, Кама сәнгать һәм дизайн институты. Безгә яр буендагы стенага урнаштырылачак эшләрнең эскизларын җибәрделәр инде".

Фестивальнең нигезнамәсендә 3 тема: «Камадагы шәһәр» (Чаллы шәһәренең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге), «Туган як мәдәнияте һәм традицияләре» (Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында), «Чаллы яшьләре» (Чаллы яшьләре образы: мавыгулар, спорт, сәламәт яшәү рәвеше һ.б.).

"Нур" яшьләр үзәге директоры Полина Трянина бәйрәм кунаклары өчен иҗади программа оештырылачагын хәбәр итте. "Иртәнге 10:00 сәгатьтән сәхнә оештырылачак, автор иҗаты тәкъдим ителәчәк, Чаллы төркемнәренең яшьләр концерты белән тәмамлыйбыз. Моннан тыш, яшьләр ярминкәсе оештырылачак. Көн дәвамында мастер-класслар узачак". Фестиваль 20:00 сәгатькә кадәр барачак, программада - Чаллы диджейлары һәм брейк-дансерлары чыгышы.

Фестивальдә балалар сәнгать мәктәпләре укучылары, иҗади студияләр, шәһәребезнең югары һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентлары, педагог-рәссамнар, рәссам-һәүәскәрләр, дизайнерлар, иҗади гаиләләр, шәһәребезнең югары һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентлары, педагог-рәссамнар, рәссам-һәүәскәрләр, дизайнерлар, иҗади гаиләләр, Санкт-Петербург, Минск, Ижевск, Казан, Әлмәт профессионаллары катнашачак. Барлыгы 80 кеше. 39 плитә бизәләчәк. Фестивальдән соң тагын 10 плитә калачак, аларга "Яшьләр көне" нә рәсем ясау планлаштырыла.

Җомга, 12 май 2023, 10:12