Дүшәмбе, 29 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2019 елдан президент Владимир Путинның «Май Указлары» нигезендә Россиядә илнең стратегик үсешендә 14 юнәлешен үз эченә алган төрле илкүләм проектлар гамәлгә ашырыла, алар: «Демография», «Сәламәтлек саклау», «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе», «Мәгариф», «Экология», «Фән һәм университетлар», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите», «Хезмәт җитештерүчәнлеге», "Кече һәм урта эшмәкәрлек", "Имин һәм сыйфатлы юллар", "Цифрлы икътисад, транспорт инфраструктурасын модернизацияләү", "Халыкара кооперация һәм экспорт".

Татарстан Республикасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүнең уңышлы формаларының берсе булып ел саен үткәрелә торган «Нацпроекты: Татарстан» фотоконкурсы тора. 2022 елда фотоконкурс инде дүртенче тапкыр уздырыла һәм елдан-ел ул популярлаша бара. Эксперт комиссиясе муниципаль берәмлекләрдән һәм республика министрлыкларыннан конкурска кергән ике мең эшне бәяләде һәм 2023 елның 12 маенда республика башкаласы Казан шәһәрендә әлеге иҗади проектта җиңүчеләрне бүләкләделәр. Катнашучыларга һәм җиңүчеләргә бүләкләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

Җиңүчеләр арасында 1 нче балалар музыка мәктәбенең "До-ми-солька" иртә эстетик үсеш төркеменең иң яшь тәрбияләнүчесе Полина Кузнецова булуы сөендерә. Шушы көннәрдә Полинага нибары 4 яшь тула, ул укытучы Кукаркина Юлия Владимировнаның хор классында шөгыльләнә. Бүләкләү тантанасына Полина укытучысы һәм әти-әнисе белән бергә чакырыла.

Шимбә, 13 май 2023, 16:49