Мы в социальных сетях

Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашындагы аппарат киңәшмәсе барышында Шәһәр хуҗалыгы һәм халык көнкүрешен тәэмин итү идарәсенең яңа башлыгы тәкъдим ителде. Руслан Флерович улы югары белемле 2012 елда Кама дәүләт инженер-икътисад академиясен «Икътисад һәм предприятиедә (шәһәр хуҗалыгында) идарә итү» белгечлеге буенча тәмамлаган, икътисадчы-менеджер.

2014 елдан Башкарма комитет системасында Яшьләр белән эшләү бүлегендә, шәһәр Башкарма комитеты каршындагы административ - техник инспекция идарәсендә җирдән файдалануны һәм яшеллекләрнең саклануын контрольдә тоту бүлегенең баш белгече булып эшли. 2017 елдан Башкарма комитет җитәкчесе ярдәмчесе булып хезмәт куя.
Дүшәмбе, 15 май 2023, 09:23